Мөслимдә «Каенсаз» метеоритына багышланган мәгълүмати стенд ачылды
Яңалыклар йомгагы

Мөслимдә «Каенсаз» метеоритына багышланган мәгълүмати стенд ачылды

Тарихи чыганаклар буенча, 1937 елда Каенсаз авылы тирәсенә зур метеорит төшә.

Чара күк җисеменең җиргә төшүенә 90 ел тулуга багышланды.

Мөслимдә район тарихында үзенчәлекле урын алып торган вакыйгага — 1937 елда Каенсаз авылы янында «Каенсаз» метеориты төшүгә багышланган мәгълүмати стенд ачу тантанасы булды. Чара күк җисеменең җиргә төшүенә 90 ел тулуга багышланды.

Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Мөслим муниципаль районы белән берлектә гамәлгә ашырылды.
Тарихи чыганаклар буенча, 1937 елда Каенсаз авылы тирәсенә зур метеорит төшә. Җир атмосферасына кергәндә 200 килограммнан артык авырлыктагы күк җисеме төрле зурлыктагы һәм авырлыктагы кыйпылчыкларга таркала.

«Кояшлы Ык» ял паркында әлеге вакыйгага багышланган өч мәгълүмати стенд урнаштырылды. Алар янында метеоритның 102,5 килограмм авырлыктагы иң зур фрагментының күчермәсе дә урын алды, дип  яза «Мөслим-информ» сайты.


Нет комментариев