Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Амелиягә ярдәм

Ноябрь ахырында Яр Чаллыда яшәүче Галимовлар гаиләсендә кыз бала дөньяга килгән, аңа Амелия дип исем куйганнар.

Бала туганнан соң беренче айда ук табиблар аңа куркыныч диа­гноз куя: ике күздә дә ретинобластома (күз рагы). Мондый диагноз буенча Россия табиблары дәвалауны гарантиясез химия тера­пиясе белән билгелиләр, ягъни баланың күзе күрәчәгенә, хәтта яшәячәгенә бернинди ышаныч та юк дигән сүз. Баланың тор­мышын саклап калу өчен аның ике күзен дә кисеп алырга тәкъдим ителә. Бигрәк куркыныч! Амелиянең әти-әнисе бердәнбер ыша­нычлы юл сайлый - баланы Германиядә дәваларга.

Шәһәребездәге"Волонтер" иреклеләр үзәге "Синең ярдәмгә мохтаҗ кешене тап, аңа ярдәм ит, аны якла" шигаре астында республикакүләм "СемьФония жизни" иреклеләр проектына кушылып, Галимовлар гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыю ак­циясе оештырды. Волонтерлар шәһәрнең кеше күп йөри торган "Пятерочка", "Челны-хлеб" сәүдә үзәкләре янында өч сәгать буе­на басып тордылар. Ярдәм күрсәткән кешеләргә рәхмәт йөзеннән аларга символик тәңкәләр бирделәр. Чит кеше кайгысына бита­раф булмаганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев