Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Җан өшеткеч БДИ

Чыгарылыш сыйныф укучылары, урта махсус уку йорты студентлары дәреслекләр, дәфтәр-конспектлар белән коралланып, БДИга әзерләнә. Нибары өч хәреф, ә үзе шулкадәр куркыныч, билгесез, җан өшеткеч сүзгә әверелде. Әмма паникага бирелергә һич ярамый. Бар алган белемемне эшкә җигеп, башымда шуларны кат-кат "әйләндереп", имтихан булачак мәктәп бусагасын атлап керәм. Унберенчеләрнең йокысыз төннәрдән соң...

Чыгарылыш сыйныф укучылары, урта махсус уку йорты студентлары дәреслекләр, дәфтәр-конспектлар белән коралланып, БДИга әзерләнә. Нибары өч хәреф, ә үзе шулкадәр куркыныч, билгесез, җан өшеткеч сүзгә әверелде. Әмма паникага бирелергә һич ярамый. Бар алган белемемне эшкә җигеп, башымда шуларны кат-кат "әйләндереп", имтихан булачак мәктәп бусагасын атлап керәм. Унберенчеләрнең йокысыз төннәрдән соң күз кабаклары шешенгән, нервылары какшаган. "БДИны тапшырмасам, уку йортына керә алмаячакмын", - һәркемнең миен шундый уйлар "бораулый", шөбһәгә сала. Укучылар соң чиккә җиткән кебек тоела. Чыгарылыш сыйныф укучылар өчен БДИ шулкадәр куркыныч булыр дип күз алдыма да китермәгән идем. Әмма иң аптыратканы шул булды, укучыларны уку елы дәвамында гел куркытып торганнар икән. "Укулар башланганның беренче көннәреннән үк шундый куркыныч сүзләр ишетәбез: чыгарылыш имтиханнарын тапшыра алмассыз да, ишегалды себерүче булырсыз", - дип уртаклашты имтихан алдыннан бер әңгәмәдәшем. Имтиханның ничек оештырылуы да мине шок хәлендә калдырды. Таләпчән аудиторлар, җитди йөзле мәгариф министрлыгы вәкилләре, биремле пакетларны ачар мизгелләр җиткәндәге "кабер" тынлыгы - болар барысы да курку, борчу хисе тудыра. Баштарак үзем дә каушап калдым. Бераздан үз-үземне кулга алып, башта дулкынлануымны җиңәргә кирәк, дигән фикергә килдем. Моның өчен мөмкин кадәр киеренкелекне җиңәргә кирәк, юкса үзләштергән материалны искә төшерә дә алмассың. "Әйтергә генә җиңел шул", - диярләр бу имтиханны тапшырып караганнар. Йомшанырсың бар, тирә-юньдә шундый атмосфера хөкем сөргәндә, ә алда утыручы уку алдынгысының дулкынланудан куллары калтырый. Шулай да мин каушавымны җиңәргә тырыштым, имтихан алдыннан караламага төрле схемалар һәм рәсемнәр ясап, көлкеле очерк язып ташладым. Сәер, әмма булышты бит, яман уйлардан, икеләнүләрдән арынырга ярдәм итте бит. БДИ тапшыручы буларак, үзем бик канәгать калдым. Беренчедән, әзерлегең сыйфатлы икән, имтихан сорауларына җавап бирү авыр түгел. Икенчедән, мондый система "блат"лыларны сөзеп калдырырга ярдәм итә. Мәкалә ахырында ата-аналарга һәм педагогларга мөрәҗәгать итәсем килә. Хөрмәтле өлкәннәребез! Мәктәп укучылары сез уйлаганча бик үк җавапсыз түгелләр. Киләчәкләре бүгенге белем дәрәҗәсенә бәйле икәнлеген яхшы аңлый алар. Бик үк "җебеп төшмәсеннәр" дип, аларны ул кадәр куркытырга кирәкмидер, киресенчә, ярдәм кулы сузарга, шул чагында чыгарылыш укучысы тестлардан да курыкмас, "бик яхшы" билгесенә тапшырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев