Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

“Балачак” балалар бакчасы филиалы 8 кило батарейка җыйды

"Батарейка тапшыр-керпене коткар" акциясенә без, өченче санлы "Балачак" балалар бакчасынын филиалында тәрбияләнүче балалар һәм тәрбиячеләр, бик теләп кушылдык.

(3 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Индира Исхакова, Зинаида Исакаева, Минзәлә шәһәре)

Көндәлек тормышта кулланылган чуп-чар, бигрәк тә батарейкалар табигатькә бик зур зыян сала. Ә моны балаларга кече яшьтән аңлату бик мөһим. Без балалар белән төрле чаралар үткәрдек, аңлату эшләре алып бардык. Ә төп ярдәмчеләребез әти-әниләр булды. Безнең балалар кечкенәләр төркеме булуга карамастан бик актив булдылар. Кыска гына вакыт эчендә без 8 кило батарейка җыйдык. Балалар аларны алып килеп, махсус контейнерларга сала бардылар. Табигатькә сак караш тәрбияләүдә һәм бакча тормышында уздырылган чараларда актив катнашкан ата-аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев