Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Безнең “Лачыннар” 6 нчы гына урынга ирештеләр

"Юность" боз сараенда 2007 нче елгы балалар командалары арасында, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган алкалы хоккей буенча Ачык Беренчелек узды. Әлеге ярышта Ижау, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан, Кирово-Чепецк һәм Минзәләдән 6 команда көч сынашты. Беренчелекне ачу тантанасына тарихчы, ветеран Юныс Юсупов чакырылган иде. Хоккейчылар ветеранны котлап, чәчәкләр бүләк иттеләр. Киеренке...

"Юность" боз сараенда 2007 нче елгы балалар командалары арасында, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган алкалы хоккей буенча Ачык Беренчелек узды.

Әлеге ярышта Ижау, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан, Кирово-Чепецк һәм Минзәләдән 6 команда көч сынашты. Беренчелекне ачу тантанасына тарихчы, ветеран Юныс Юсупов чакырылган иде. Хоккейчылар ветеранны котлап, чәчәкләр бүләк иттеләр. Киеренке уеннар нәтиҗәсендә Түбән Камадан килгән "Нефтехимик" беренче урынны алды. Ярышларда көчле профессиональ клублар катнашты, шул сәбәпле безнең "Лачыннар" 6 нчы гына урынга ирештеләр. Әмма бу зур югалту түгел, дип хәбәр итә "Юность" боз сараеның укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Айгөл Шәрифуллина. "Шушындый көчле командалар белән уйнап, безнең егетләр тәҗрибә генә туплый. Билгеле, җиңелү хисе тагын да тырышыбрак шөгыльләнергә этәргеч бирә. Яшь хоккейчыларыбызның бу икенче генә җитди уеннары, шуңа күрә җиңүләр алда әле дип ышанып калабыз", диде Айгөл Мусавировна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев