Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Бу чакырылышта Минзәлә районыннан 44 егет армия сафларына китәчәк

Хәрби хезмәткә алыначак ир-егет һәр гаиләдә диярлек бар. Кемдер контракт буенча хезмәт итәргә китәр, кемдер сак яисә көч структураларын сайлар. Ә моның өчен армия хезмәтендә булу зарур. 18-27 яшьлек егетләребез элеккечә бер ел хезмәт итәчәкләр. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм уздыру өчен чакыру комиссиясе булдырылган. Аның составында чакыру комиссиясе...

Хәрби хезмәткә алыначак ир-егет һәр гаиләдә диярлек бар. Кемдер контракт буенча хезмәт итәргә китәр, кемдер сак яисә көч структураларын сайлар. Ә моның өчен армия хезмәтендә булу зарур. 18-27 яшьлек егетләребез элеккечә бер ел хезмәт итәчәкләр. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештыру һәм уздыру өчен чакыру комиссиясе булдырылган. Аның составында чакыру комиссиясе рәисе, мәгариф бүлеге, эчке эшләр бүлеге, мәшгульлек үзәге, район үзәк хастаханәсе вәкилләре бар. Гомумән, оештыру чаралары уздырылган, чакырылыш комиссиясе составы расланган. Чакырылыш комиссиясенә армия
хезмәтенә алынучыга медицина тикшерүе уздыру һәм аны армиягә алу турында карар кабул итү бурычы йөкләнә. Бүгенге көндә 22 якташыбыз контракт буенча хезмәт итә. Бүгенге көндә районнан 44 егет армия хезмәтенә яраклы. Атнага бер тапкыр бишәр кеше хезмәткә алыначак. Әйтергә кирәк, диңгез пехотасында, диңгез флотында, десант гаскәрләрендә, шефка алынган частьтә хезмәт итәргә теләүчеләр саны арта бара. Кемдер машина йөртер, ә кемгәдер коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәргә туры килер. Алда узачак Универсиадага бәйле рәвештә чакырылыш сроклары кыскартылды. Быел егетләребез 14 майдан 21 июньгә кадәр җибәреләчәк. Бу көнне егетләр комиссия әгъзалары сорауларына җавап бирделәр, үз тәкъдимнәрен, теләкләрен белдерделәр. Медицина комиссиясе узуны сузып йөрүчеләр дә, армия хезмәтеннән качып йөрүчеләр дә юк түгел. Февраль башында бер якташыбызның белә торып армия хезмәтеннән качып йөрүе ачыкланган, моның өчен ул җинаять җаваплылыгына тартылган. Әмма бу армиягә барудан коткармый. Хәзер күп кенә һөнәр ияләренә эшкә кергәндә (шул исәптән, көч ведомстволарында да), армия хезмәте мәҗбүри санала. Ватан алдындагы бурычны үтәргә теләмәүчеләр өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X