Яр Чаллыда ТР атказанган физик культура хезмәткәре, атказанган тренеры Алмас Заһретдинов истәлегенә билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышлар йомгаклары буенча Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбенең көрәш бүлегендә шөгыльләнүче (тренеры — Рәмзил Бәдриев) Егор Юнзель 10 көрәшче арасында 77 килограммга кадәр 3 нче урынны алды.
Барлыгы Россиянең 5 төбәгеннән 2008-2010 елларда туган 160 көрәшче катнашты.
Бер атна элек Егор Юнзель Актанышта Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына ярышларда катнашкан иде. Әлеге ярышларда Егор 80 килограммга кадәр авырлык категориясендә 40 көрәшче арасында 5 нче урынны алды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев