Егор Юнзель Сарманда беренче урын алды
Яшьләр сәхифәсе

Егор Юнзель Сарманда беренче урын алды

Минзәләнең 4 көрәшчесенең өчесе пьедесталга менде

Сарман авылында СССРның спорт мастеры, ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хаҗип Гәрәев истәлегенә багышланган 2009-2011, 2012 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмер егетләр арасында көрәш буенча республика турниры узды.

Минзәлә районы данын «Юбилейный» спорт мәктәбенең көрәш бүлегеннән 4 көрәшче яклады (тренер-укытучы Рәмзил Бәдриев).

Ярыш нәтиҗәләре:

Егор Юнзель 75 кг га кадәр авырлык категориясендә 1 урынны яулады ( 2009-2011 елгы яшүсмерләр).
Виталий Кириллов 40 кг га кадәр авырлык үлчәмендә 2 урынны яулады ( 2012 елгы һәм яшьрәк малайлар).
Тимур Гиргирчик 30 кг га кадәр авырлык үлчәмендә 3 нче урынны алды (2012 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар).


Нет комментариев