27 декабрьдә РФ Коткаручылар көне билгеләп үтеләчәк
Минзәлә шәһәре гимназиясе интернатында 4-11 нче сыйныф укучылары өчен «Коткаручы көне» дип исемләнгән конкурс программасы үткәрелде. Чараны үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырдылар.
Ике командага бүленеп, яшь коткаручылар гадел ярышка әзерләнделәр. Укучылар вакытларын әрәм итмичә барлык биремнәрне дә уңышлы башкарып чыктылар. Китапханәчеләр чара азагында укучыларга Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр, ашыгыч хезмәт номерларын исләренә төшерделәр.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев