Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Гимназиянең ”Сәяр” театраль төркеме “Милли мультfest” Республика балалар кинофестивалендә 3 нче урынны алды

Ленар Миңнемуллин җитәкчелегендәге гимназиянең “Сәяр” театраль төркеме “Милли мультfest” Республика балалар кинофестиваленә “Атсыз татар – җансыз татар” дигән татар телендә кыскаметражлы фильмын тәкъдим иткән иде.

(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ”)

 Шорт-листка кергән 17 кыскаметражлы фильмнар арасында әлеге атлар турындагы фильм 3 нче урынга лаек булды. Премия тапшыру тантанасы   Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә узды.

–Киного сценарийны үзем яздым. Кечкенәдән үк атлар яраткач, ат өстендә үскәч, сценарийны да шул темага язарга булдым. Фильмда рольләрне балалар һәм артистлар башкарды. Монда без татар халкының гореф-гадәтләрен, милли бизәкләрен чагылдырырга тырыштык. Фильмны төшерүдә бик күп көч куелды. Балалар үз-үзләрен күрсәтә алды, прпофессиональ дәрәҗәдә оста уйнадылар һәм әлеге премияне лаеклы рәвештә алдык дип  әйтә алам. Music Art Studio берлектә бик дус һәм бердәм булып эшләдек. Район финанс яктан ярдәм итте, –  диде группа җитәкчесе Ленар Миңнемуллин.

Фильм төшерү хакындагы тулырак материалны газетаның алдагы саннарында Ленар Миңнемуллин белән булган әңгәмәдән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев