Ярышларга 400дән артык яшь спортчы җыелды.
25-27 февраль көннәрендә Яшел Үзәндә 2011-2012 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге чаңгычылар арасында «Татарстан өметләре» Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Минзәлә районыннан «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Роман Горностаев, Шамил Хәмәтдинов, Илфат Гыйләҗетдинов, Данияр Шакиров, Афина Нәбиуллина, Снежана Юзманова чыгыш ясады.
— Балалар бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Роман Горностаев көмеш призер булды (лидердан 2 секундка калышып). Шамил Хәмәтдинов чәчәкләр белән бүләкләүдән бер адымда гына туктап, 7 нче урынны алды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га «Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы бүлеге тренеры Антон Лаврентьев.
Шулай ук Шамил Хәмәтдинов һәм Илфат Гыйләҗетдинов өлкәннәр өчен 1 разряд нормативларын үтәделәр.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев