«Ялкын» журналы призына ярышта Минзәлә көрәшчеләре бер призлы урын яуладылар
Яшьләр сәхифәсе

«Ялкын» журналы призына ярышта Минзәлә көрәшчеләре бер призлы урын яуладылар

Баллар саны буенча район командасы 15 урында

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы көрәшчеләре командасы «Ялкын» журналы призларына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә катнашты.

Әлеге ярышта 75 килограмм авырлык үлчәмендә Динар Латыпов 3 нче урын яулады.

2008-2009 елларда туган яшүсмерләр арасында үткәрелгән турнирда район данын яклап барлыгы 9 спортчы көрәште. Алар барысы да Рәмзил Бәдриев кул астында «Минзәлә батыры» көрәш залында шөгыльләнәләр.


Нет комментариев