Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Икенче урта мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы

Икенче урта мәктәпне быел 24 бала тәмамлый. Бу сыйныфта укучы балалар да бик дус һәм тату, дустанә мөнәсәбәттә. Сыйныфта укучы 2 бала Фәнүзә Вәлиахметова һәм Динар Яруллин алтын медальгә,9 ы яхшы билгеләренә төгәлли. Балаларның күбесе район, республика олимпиадаларында катнашып призерлар, җиңүчеләр булганнар.Владимир Лукавченко математика, экономика, экология, биологиядән район буенча беренче...

Икенче урта мәктәпне быел 24 бала тәмамлый. Бу сыйныфта укучы балалар да бик дус һәм тату, дустанә мөнәсәбәттә.

Сыйныфта укучы 2 бала Фәнүзә Вәлиахметова һәм Динар Яруллин алтын медальгә,9 ы яхшы билгеләренә төгәлли. Балаларның күбесе район, республика олимпиадаларында катнашып призерлар, җиңүчеләр булганнар.Владимир Лукавченко математика, экономика, экология, биологиядән район буенча беренче урын алган, әФәнүзә татар теленнән республика олимпиадасында катнашып призер булган, Ксения Погорелова тарих фәне буенча республикада күләмендә катнашкан. Динар Яруллин район буенча химиядән беренче, Лилия Диярова хокук белеме буенча җиңү яулаган.Максим Янов, Вадим Титовта спорта җиңүләр яулап алдынгылар булганнар. 8 бала автомәктәпне тәмамлап машина йөртү таныклыгы алган, тагы 5 бала машина йртергә укый, аларга ияреп миндә шофер профессиясе үзләштердем,-ди сыйныф җитәкчесеТатьяна Викторовна Ботова. Бу сыйныфны төгәләүчеләр төзелеш, медицина, информацион технология,энергетик, педагогия,нефтьче һөнәрләрен үзләштерү өчен югары уку йортларына керергә җыеналар. Ә Сергей Рубцов мәктәпне төгәлләү белән Россия Кораллы көчләренә хезмәт итәргә китә, армиядән кайткач хәрби булырга җыена. Укучыларның барысы да бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырачакларына шигем юк,- ди сыйныф җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев