Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Иркәнәшнең хоккей командасы

Кышкы каникулларда Иркәнәш егетләре тик ятмыйлар: саф һавада рәхәтләнеп хоккей уйныйлар. Катокны мәктәп укучылары уку вакытында ук ясый башлыйлар һәм каникулга студентлар, кунак егетләре кайткач (кыскасы, кемнең вакыты була, шулар су белән катыралар) ясап бетереп, уйнарга керешәләр. Шугалакка физкультура укытучысы Фәнияр Гәрәев җаваплы. Экипировка (защитникныкы) мәктәпнеке, ә коньки белән кәшәкәләрне...

Кышкы каникулларда Иркәнәш егетләре тик ятмыйлар: саф һавада рәхәтләнеп хоккей уйныйлар. Катокны мәктәп укучылары уку вакытында ук ясый башлыйлар һәм каникулга студентлар, кунак егетләре кайткач (кыскасы, кемнең вакыты була, шулар су белән катыралар) ясап бетереп, уйнарга керешәләр.

Шугалакка физкультура укытучысы Фәнияр Гәрәев җаваплы. Экипировка (защитникныкы) мәктәпнеке, ә коньки белән кәшәкәләрне һәр уйнаучы егет үзе белән алып килә. Хоккей уйнарга теләгән кеше боларны үзе сатып ала.

Монда укучылар, студентлар һәм күрше авыл егетләре бердәм булып "кәшәкә сугалар" һәм бу һәр елны шулай, дип хәбәр итә Иркәнәштән Эльмира Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев