Иске Иркәнәштән Данил Ныров армия кул сугышы турнирында җиңде
Яшьләр сәхифәсе

Иске Иркәнәштән Данил Ныров армия кул сугышы турнирында җиңде

Ярышлар Яр Чаллыда узды

Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы егете Данил Ныров спорт клублары һәм хәрби-патриотик берләшмәләр арасында ел саен үткәрелә торган армия кул сугышы турнирында беренче урынны яулады. Яр Чаллыда узган ярышлар Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган иде.

Данил — Рөстәм белән Резедә Шәрәфетдиновларның оныгы, кечкенәдән Иске Иркәнәштә тәрбияләнеп үсте, хәзер Яр Чаллыда яши. Укуны һәм спортны уңышлы бергә алып бара.


Нет комментариев