Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Иске Матвей урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы

Быел бу мәктәпне 5 бала тәмамлады, алар барысыда бик тырышлар һәм бик яхшы укучылар, ди алар турында сыйныф җитәчесе Роза Вәлиева. Роза үзе менә дигән сыйныф җитәкчесе, аны "три в одном" дияргә була: сыйныф җитәкчесе, укытучылары һәм әниләре. Шуңа да ул укыткан һәм тәрбияләгән балаларның өчесе бик яхшы, ике укучы...

Быел бу мәктәпне 5 бала тәмамлады, алар барысыда бик тырышлар һәм бик яхшы укучылар, ди алар турында сыйныф җитәчесе Роза Вәлиева.

Роза үзе менә дигән сыйныф җитәкчесе, аны "три в одном" дияргә була: сыйныф җитәкчесе, укытучылары һәм әниләре. Шуңа да ул укыткан һәм тәрбияләгән балаларның өчесе бик яхшы, ике укучы яхшы билгеләренә генә бетерделәр. Бу сыйныфта укыган балалар мәктәптә иң көчле, иң белемле балалар. Альфред Хадиев бик матур итеп җырлый, ТНВның "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашкан.Эльвира Вәлиева район олимпиадасында төрле фәннәрдән 8 призлы урын алуга ирешкән. Ләйсән Гатауллина регионара конкурста катнашып француз теленнән 1нче урын яулаган, район олимпиадасында да беренчелекне бирмәгән. Ул җәмәгать һәм яшьләр оешмаларының региональ конкурсында катнашып ел лидеры лауреаты булган. Тиздән Мәскәү шәһәрендә үтәчәк социаль яклау проектында катнашачак. Бу сыйныфны тәмамлаган балалар киләчәктә юрист, укытучы, энергетик, нефтьче һөнәрләрен үзләштерү өчен югары уку йортларында укуларын дәвам итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев