Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Кадет интернат-мәктәбенең чыгарылыш сыйныфы

Быел кадет интернат-мәктәбен 9 бала тәмамлый, шуларның 4 се кыз, 5се егетләр. Алар монда 6 сыйныфтан соң килгәннәр. Кадет интернат-мәктәбендә укучы балаларның өчесе генә тулы гаиләдән, калганнарының әтиләре юк.Аларны тәрбияләү белән әниләре генә шөгыльләнә. Әтиләре булмаган балалар ир-ат укытучларга тартылалар. -Бу мәктәптә укучы балалар бик җитезләр, тереләр, өлгерләр,шаяннар, шуклар, -...

Быел кадет интернат-мәктәбен 9 бала тәмамлый, шуларның 4 се кыз, 5се егетләр. Алар монда 6 сыйныфтан соң килгәннәр.

Кадет интернат-мәктәбендә укучы балаларның өчесе генә тулы гаиләдән, калганнарының әтиләре юк.Аларны тәрбияләү белән әниләре генә шөгыльләнә. Әтиләре булмаган балалар ир-ат укытучларга тартылалар.

-Бу мәктәптә укучы балалар бик җитезләр, тереләр, өлгерләр,шаяннар, шуклар, - ди сыйныф җитәкчесе Светлана Константиновна Никитина. Бигрәк тә Рөстәм Чуркинга җиткәне юк икән. Ул бик тырыш, әнисенең терәге, аның өчен үлеп тора. Сыйныфташлары арасында Раил Шәйхетдинов кына тыныч холыклы. Монда балалар спорт белән актик шөгыльләнәләр, узган ел парашюттан сикергәннәр,сыйныфта укучылар бер-берсен яраталар, шаярталар, хезмәт сөючәннәр. Аларның тәрбиячесе Елена Галеева. Укуларын төгәлләгәч Александр Петров вертолетта очучы, яки хәрби доктор булырга хыяллана. Ә Айгөл Хафизова, Владислав Бочкарев юрист һәнәрен үзләштерергә телиләр. Раил Шәйхетдинов, Надежда Шимановская укытучы һәнәрен сайлаган. Екатерина Лаврентьва Пермь шәһәрендәге кинологлар әзерләү институтына, Яна Коршунова Казан федераль университетына укырга керергә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев