Минзәлә спортчылары республика данын якладылар
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Сочида «Черноморье» спорт аэробикасы буенча Бөтенроссия ярышлары узды.
Минзәләнең «Юбилейный» спорт мәктәбе спорт аэробикасы бүлекчәсе тәрбияләнүчеләре Камилла Яруллина, Мәрьям Сәхапова әлеге ярышларда Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясадылар һәм 2 нче урын яуладылар.
— Кызларны, аларның тренерлары Лилия Яруллина һәм Светлана Шәрипованы шушындый югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз! Горурланабыз!, — дип хәбәр итәләр «Юбилейный» спорт мәктәбеннән.
Фото Спортивная школа "Юбилейный" ВК сәхифәсеннән
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев