Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Картинг Минзәләгә ят тугел

ТР ДОСААФның автомобиль мәктәбендә "Спутник" картинг-клубы эшләп килә. Монда укучыларга машина йөртү тактикасы өйрәтелә, юл йөрү кагыйдәләре буенча занятиеләр уздырыла, малайлар һәм кызлар двигатель һәм автомобильнең нинди бүлекләрдән торуын тикшерәләр, мөстәкыйль рәвештә картингларны төзәтәләр. Бүгенге көндә картинг-секция эшчәнлеген яхшырту максатыннан автомәктәп директоры Сергей Топоров инициативасы белән картинг машиналары өчен ярыш...

ТР ДОСААФның автомобиль мәктәбендә "Спутник" картинг-клубы эшләп килә. Монда укучыларга машина йөртү тактикасы өйрәтелә, юл йөрү кагыйдәләре буенча занятиеләр уздырыла, малайлар һәм кызлар двигатель һәм автомобильнең нинди бүлекләрдән торуын тикшерәләр, мөстәкыйль рәвештә картингларны төзәтәләр.

Бүгенге көндә картинг-секция эшчәнлеген яхшырту максатыннан автомәктәп директоры Сергей Топоров инициативасы белән картинг машиналары өчен ярыш трассасы төзелә башлады. Район башлыгы Айдар Салахов әлеге мәсьәләне шәхси котрольгә алды. Эшебезнең максаты - безнең районда эшләп килүче түбәндәге программалар рейтингын арттыру:

-юлда хәвеф-хәтәрсез йөрүне һәм балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмын профилактикалау;

-спортның техник төрен популярлаштыру һәм үстерү;

-спорт күнекмәләрен һәм машина йөртү осталыгын арттыру.

Секциягә йөрүче балалар белән ярышларда да катнашабыз. Декабрь башында Казанның "Форсаж" картинг-үзәгендә традицион республика ярышлары узды. Миша Бәхтигәрәев, Никита Муринов, Данил Борисов (барысы да 1 нче мәктәп укучылары) үз тактикаларын уңышлы күрсәттеләр. "Спутник" Минзәлә картинг-клубына ТР ЮХИДИ җитәкчелеге тарафыннан куелган "бик яхшы" билгесе картинг-мәктәпнең киләчәктәге үсешенә көч биреп торачак. Никита Бабин һәм Альбина Салихова (3нче мәктәптән икесе дә) ярышта призлы урыннар алып, Россия автомобиль федерациясенең "ЕК-Юниор" картинг лицензиясенә ия булдылар. Секциядә катнашучыларның яшь группасы 9-13 яшь. Владик Бәхтигәрәевка әле 9 яшь тулмаган, шулай да картинг белән бик оста идарә итә һәм яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтә.

Теләге булган һәр кешене безнең районда эшләп килүче әлеге программалар үсешендә катнашырга чакырабыз. Секциядә узыш картингларыннан тыш, гадәти картинглар да бар. Картинг йөртүдә үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр рәхим итеп безгә килә алалар. Белешмәләр өчен телефон 3-11-02, 8-987-40-79-766.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X