Минзәлә
  • Рус Тат
  • Кечкенә йолдыз

    Җыр сине үзенең йомшак канатларына утыртып, каядыр биеккә, хыял дөньясына алып китә. Арыганлыгың, картлыгың, мәшәкатьләрең югалып кала. Син җыр дип аталган тылсым дөньясында яши башлыйсың. Синең күңелең җырны җырлаучының күңеленә сихри җепләр белән тоташкандай була. Җырсыз бик күңелсез булыр иде, минемчә. … Үзен белә башлаганнан алып, мәдәни чараларда катнашып, моңлы...

    Җыр сине үзенең йомшак канатларына утыртып, каядыр биеккә, хыял дөньясына алып китә. Арыганлыгың, картлыгың, мәшәкатьләрең югалып кала. Син җыр дип аталган тылсым дөньясында яши башлыйсың. Синең күңелең җырны җырлаучының күңеленә сихри җепләр белән тоташкандай була. Җырсыз бик күңелсез булыр иде, минемчә. …

    Үзен белә башлаганнан алып, мәдәни чараларда катнашып, моңлы тавышы белән тамашачы мәхәббәтен яулаган бу сөйкемле кызны күпләребез танып өлгердек инде. Ул - Аю мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Эльвина Фаррахова.

    Мәктәптә, авыл мәдәният йортында, районда нинди генә чара узса да Эльвина аларның үзәгендә кайный. Укытучылар да, сыйныфташлары да "җырчы Эльвина" дип яратып дәшәләр аңа. Һәр чыгышыннан соң зал көчле алкышларга күмелә... Шул мизгелләрдә Эльвинадан да бәхетле кеше булмыйдыр, мөгаен. Тамашачы алкышлары иң зур бүләк бит.

    2 ел инде Эльвина Балалар сәнгать мәктәбенә вокал төркеменә һәм фортопианода уйнарга йөри. Педагоглары Роза Котдус кызы һәм Данир Рифкат улы Фәхретдиновлар Эльвинаның сәләтен үстерү өчен тырышалар. Җыр буенча дәресләр генә биреп калмыйлар , сәхнәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген дә өйрәтәләр алар.

    Эльвина бик матур итеп җырлый,сәнгатьле итеп шигырь сөйли. Ул төрле конкурсларда катнаша.Ул республика күләмендә үткәрелгән "Җирдә тынычлык хакына" шигырь конкурсында лауреат булды, халыкара конкурс "Без бергә" конкурсында катнашып Яр Чаллы шәһәреннән 1 дәрәҗәдәге дипломант булып кайтты. Казан шәһәрендә үткәрелгән Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач" татар җыры һәм музыка уен-коралларының 8 төбәкара ачык фестиваль-конкурсында диплом белән бүләкләнде. Эльвина шулай ук 2 ел рәттән "Йолдызлык" республика фестиваленең зона турында уңышлы чыгыш ясап диплом алып кайтты.

    Эльвина моңлы, матур, гаҗәеп тавышы белән күп җыр сөючеләрне үзенә җәлеп итте. Җитез, булдыклы, акыллы, тәрбияле - бу сыйфатлар Эльвинаны бизи. Ул мәктәптә фәннәрне бары тик "5" билгеләренә генә үзләштерш.Укучылары да, әти-әниләрдә аны ярата, үз итә. Без аның уңышларына сөенәбез, аның белән горурланабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: