Күпкырлы талант иясе
Илнур Габдрахманов 1998 елның 2 мартында Алабуга шәһәрендә дөньяга аваз сала. Гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күченеп кайта һәм гимназиягә укырга керә. Хәзерге вакытта Илнур Актаныш районында урнашкан гуманитар гимназия-интернатта 8нче сыйныфта укый. - Илнур, бу гимназиягә ничек килеп эләктең? Аның ачылуын каян ишеттең? - Бу гимназия 2011 елда ачылды. Бер...
Илнур Габдрахманов 1998 елның 2 мартында Алабуга шәһәрендә дөньяга аваз сала. Гаиләсе белән Минзәлә шәһәренә күченеп кайта һәм гимназиягә укырга керә. Хәзерге вакытта Илнур Актаныш районында урнашкан гуманитар гимназия-интернатта 8нче сыйныфта укый.
- Илнур, бу гимназиягә ничек килеп эләктең? Аның ачылуын каян ишеттең?
- Бу гимназия 2011 елда ачылды. Бер көнне, иртәнге аш вакытында радиодан сәләтле балаларны өндәүче бер игълан ишетеп алдым. Актанышта сәләтле балалар өчен бер уку йорты ачалар, шуңа укучылар җыялар. Мин дә үземнең көчемне сынап карарга булдым. Әңгәмәне уңышлы үттем һәм гимназиягә укырга килдем.
- Мондый гимназиягә эләгү өчен кайсы өлкәдә сәләтле булырга кирәк? Гомумән, син нәрсә белән шөгыльләнәсең?
- Сәләтле балалар дигәч тә, ул "4", "5" билгеләренә генә укучылар түгел, бар яктан да җитез булырга кирәк. Мин үзем бию белән мавыгам. Минзәләдә укытучым Роза Биктаһирова иде. Аның белән безнең бию төркемебез Парижга барып кайтты. Анда бөтен Рәсәйдән җыелган бию осталары арасыннан без дүрт беренче урынга лаек булдык һәм гран-при оттык. Биюдән башка мин физика һәм химия фәннәренә күп вакытымны багышларга тырышам, чөнки шул өлкәләрдә үземне көчлерәк дип саныйм. Гомумән, күпкырлы эшчәнлек белән шөгыльләнәм: рәсем дә ясыйм, көрәштә дә көчемне сынап карадым, фәнни-гамәли конференцияләрне калдырмаска тырышам.
- Гимназиядә көнегез ничек уза? Төп дәресләрдән башка нәрсә белән шөгыльләнәсез?
- Төп дәресләрдән соң өстәмә дәресләр башлана. Түгәрәкләр дип әйтсәк, дөресрәк тә булыр. Күңелең теләгәнен сайла, алар саны дистәләгән. Иҗади, спорт, фәнни, чит телләрне өйрәнү түгәрәкләре эшләп килә. Мин үзем гарәп һәм инглиз телләрен өйрәнү түгәрәгенә йөрим. Әлбәттә, биюне ташламыйм, гимназиядә гимнастика юнәлешенә тирәнрәк кереп киттем. Хәтта район буенча үткәрелгән гимнастика ярышларында беренче урынны яуладым.
- Җәйге лагерьда ял итеп кайттыңмы? Сәләтле балаларның ялы ничек уза?
- Тулаем ял итәргә бардык дип әйтә алмыйм, чөнки төрле күңел ачу чаралары белән беррәттән интеллектуаль уеннар да үткәрелде. 10 көн дәвамында безнең белән Мәскәү, Чаллы шәһәрләреннән килгән профессорлар шөгыль-ләнделәр. Мәсәлән, бер көнне дебат рәвешендә көч сынашсак, икенче көнне мастер-класста катнаштык. Мин үзем химия һәм биология фәннәренең мастер-классларына кердем.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Бикбау авылында бер ир-ат янып үлде 14 гыйнвар көне кичке 7 сәгать тирәсендә Бикбау авылында янгын чыкты.00
-
14 гыйнвар 2021 - 14:15"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының яңа елдагы беренче саны иртәгә чыга! 5 биттә - укучыларыбыз өчен эксклюзив бүләк - яңа 2021 елга календарь!00
-
9 гыйнвар 2021 - 10:58Татарча дөрес сөйләшергә өйрәнәбез Кышкы спорт төрләренең берсе булган чаңгы спорты турында язганда матбугатта ике төрле сүзтезмәне кулланалар икән: чаңгыда шуу һәм чаңгы шуу. Әле ярый "чаңгы белән шуу" түгел инде. Икесе дә дөрес сыман тоелган вариантларның кайсы татар теле кагыйдәләренә туры килә соң?00
-
8 гыйнвар 2021 - 05:00Хокук, әхлак кысаларыннан чыкмау үзебездән башлана Бервакыт берәүдән кызык та, кызганыч та сүз ишетергә туры килде берәүдән: “Нужәли шул хәтле төрмәгә утырасы килә аларның – инде ничәсен тоттылар, ә алар һаман алалар, үзләштерәләр”.00
-
8 гыйнвар 2021 - 04:45Лупповның әзер күлмәкләр кибете урнашкан бина Кибет бинасы 19 гасыр ахырында төзелгән. Шәһәрнең иң матур биналарының берсе. Әлеге архитектура һәйкәле - классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә.00
-
8 гыйнвар 2021 - 03:17Бер ел буена чир тагып җәфаладылар... Сүзем белер-белмәс көе иремә корнавирус чирен тагучылар турында булыр...00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:50Сез кышкылыкка нәрсәләр әзерлисез? Әлеге сорау белән без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.00
-
6 гыйнвар 2021 - 00:24Акча күктән яумый. Моның өчен тырышырга һәм... сабыр булырга кирәк Уңайлы урында, шәһәр үзәгендә урнашкан «Минзәлә-информ» филиалы бинасын берничә эшмәкәр арендалый. Алар төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баралар. Бу юлы без шәхси эшмәкәр Марат Җәләловның «Online» реклама остаханәсе эшчәнлегенә тукталдык. Быел остаханә үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтә.00
-
5 гыйнвар 2021 - 06:14“Әйдәгез дус яшик” Бездә эшенә карата түбән хезмәт хакы түләнгән өч әһәмиятле һөнәр бар. Ул – кешеләргә хезмәт күрсәтүче, шул ук вакытта кадерсез – укытучы, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре. Эшләү өчен бу һөнәрләр өчен аерым белем кирәк.00
-
4 гыйнвар 2021 - 21:05Минзәләдә балаларның кышкы каникуллары күңелле уза Минзәлә елгасының яр буенда район мәдәният йортының иҗат коллективы “Күңелле каникуллар” дигән музыкаль күңел ачу чарасы үткәрде.00
-
3 гыйнвар 2021 - 08:46Аппарат куйгач аны карап та торырга кирәктер Шәһәребез кибетләре яннарына су ала торган аппаратлар урнаштырдылар.00
-
2 гыйнвар 2021 - 19:502 нче гыйнвар көнне балаларда үзәк паркка килеп ясалма таудан шудылар Яңа елның икенче көнендә шәһәребез балалары да йоклап ятмадылар.00
-
24 декабрь 2020 - 09:00Тәкермәндә Яңа елга әзерлек бара
-
11 ноябрь 2020 - 16:51Хәерле кич. Рүзилә Гатауллина сүзләре, Альберт Латыпов көе, җырлый Наталья Чепкасова
-
19 гыйнвар 2021 - 10:52Минзәләдә кадрлар буенча тагын бер яңалыкАвыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фаттахова тагын биш ел Минзәлә территориаль сайлау комииссиясе рәисе булып торачак.00
-
19 гыйнвар 2021 - 09:38Минзәлә яр буенда бәке изгеләндерелде19 гыйнварда православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәләр00
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)91500
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64116400
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.78700
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.93500
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.123700
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064111700
-
20 февраль 2019 - 13:47Рәмзия Гатина (спецодежда) Кышкы киемнәрне ташламалар белән сата башлады. Ассортимент бик киң.317200
-
20 февраль 2019 - 13:44Арзан бәягә Ир-атлар чалбарлары, күлмәкләре, хатын-кыз киемнәре. Бәйрәм уңаеннан ташламалар.306600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика