Минзәлә
  • Рус Тат
  • Мәхәббәт булмаса дөньяда...

    Кешене дөньяда мәхәббәт яшәтә, дип юкка гына әйтми торганнардыр, мөгаен. Гашыйк парлардан да бәхетле кеше юктыр. Гашыйклар бәйрәме уңаеннан бәхетле парлардан гаиләдә тату яшәү серләре турында кызыксындым да, үрнәк булырлык, бергә тигез гомер итүче Фатыйховлар гаиләсенә тукталырга булдык. Минзәләдә яшәүче Ләйсән белән Рамил Фатиховлар өчен 14 февраль - Изге Вәли...

    Кешене дөньяда мәхәббәт яшәтә, дип юкка гына әйтми торганнардыр, мөгаен. Гашыйк парлардан да бәхетле кеше юктыр.

    Гашыйклар бәйрәме уңаеннан бәхетле парлардан гаиләдә тату яшәү серләре турында кызыксындым да, үрнәк булырлык, бергә тигез гомер итүче Фатыйховлар гаиләсенә тукталырга булдык.

    Минзәләдә яшәүче Ләйсән белән Рамил Фатиховлар өчен 14 февраль - Изге Вәли көне генә түгел, алар өчен бу бәйрәм бөтен тормышларын үзгәрткән көн. Җиде элек Ләйсәннең сеңлесе һәм Рамилнең энесе яшь парларны кавыштыру максаты белән очрашу оештырганнар. Ләкин барысы да ниятьләгән план буенча бармый шул. Ләйсән белән Рамил танышып, дусларча мөнәсәбәттә аралаша башлыйлар. Вакыт бара тора, яшьләр бер-берсенә ияләшеп, мәхәббәт учагының дөрләп киткәнен сизми дә калганнар. 2006 нчы елның сентябрендә гашыйклар законлы рәвештә никахлашалар. Бер ел үткәч беренче балалары - малайлары Рафаэл туа. Ләйсән сүзләренчә, еллар баргаен саен, хисләр көчәя генә:

    - Ирем Себергә эшкә йөри, берәр айлап күрешмибез. Әлбәттә, бик сагындыра. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Кө­нозын дөнья куып арыган кеше гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя.

    2010 нчы елның 31 декабрендә Ләйсән игезәк малайлар алып кайта. Өч бала әни кеше карамагында инде. Олыларга, бабай-әбиләренә, әти-әнигә ихтирамлы булырга, кечеләрне рәнҗетмәскә, өйрәтеп үстерә ул аларны.

    - Аллаһыга шөкер, балаларыбыз сау-сәламәт, тәүфыйклы булып үсәләр. Малайлар бик актив, үземә генә кыен чаклар да булгалый. Ирем өйдә чакта ул бик нык ярдәм итә инде, - ди Ләйсән.

    Гаилә бәхете нидә? Гомумән, тыныч, бәхетле тормыш сере нидә? Дигән сорауларыма Ләйсән елмаеп җавап бирә:

    - Гаиләдә беренче чиратта ярату кирәк. Аннан соң бер-береңне хөрмәт итү, юл куя белү. Дөнья булгач төрле хәлләр була, шундый вакытта сабыр булырга, бер-береңә авыр сүзләр әйтмәскә. Аннан барысы да җайлана. Гаиләнең тату булып яшәү сере шундадыр инде. Бары тик сабырлык, хезмәт сөючәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар өстенлек иткәндә генә нык гаилә нигезе корып була. Ни генә булса да, яхшыга өметләнеп яшәргә, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк. Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәгәндә генә гаилә учагы сүнмичә, дөрләп яначак.

    Быел Ләйсән, ире Рамил кайтуына, олы бәйрәм әзерли. 14 февраль аларның гаиләсендә икеләтә бәйрәм, ә быел әле тормыш иптәшенең эштә узган туган көнен дә нәкъ шушы көнне билгеләп үтәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: