Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә АТП призларына алты йөзгә якын йөзүче ярыша

Ярышларны ачу тантанасы бүләкләүләр белән үрелеп барды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәләдә «Юбилейный» спорт мәктәбе базасында "Минзәлә АТП«ҖЧҖ призларына йөзү буенча традицион республика ярышлары уза. Быел турнирга Минзәлә, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Баулы, Бөгелмә шәһәрләре, Җәлил бистәсе, Тукай районыннан 600 гә якын катнашучы килде.

— Биредә республиканың иң көчле йөзүчеләре җыелды, шуңа күрә сез инде җиңүчеләр. Барыгызга да уңышлы чыгышлар телим, — диде ачылу тантанасында ярышларның баш спонсоры, «Минзәлә АТП» ҖЧҖ директоры Рамил Кәримов.

Шулай ук ярышларда катнашучыларны шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева сәламләде. 

Ярышлар иртән үк башланган иде. Шуңа күрә ачылыш вакытында беренче бүләкләр тапшырыла. Минзәлә командасы беренче алтын медальгә ия: Александра Соколовская 2008 елда туган һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар арасында 100 метр, брасс дистанциясендә 1 урын яулады.

Шулай ук ачылыш вакытында «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин күпьеллык хезмәттәшлек өчен Рамил Кәримовка һәм Минзәлә педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимовка рәхмәт хатлары тапшырды.

Софья Каюмова, Зөләйха Нәбиева һәм Эсмира Аксеновага 1 спорт разряды билгеләре тапшырылды.

Ярышлар Әниләр көне алдыннан уздырылганга күрә, йөзү бүлегендә тәрбияләнүче балаларына ярдәм итүче иң актив әниләр билгеләп үтелде. Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре белән Светлана Соколовская, Чулпан Нәбиева, Екатерина Вышенская, Диана Исаева, Луиза Фәвзетдинова, Ольга Шакирова, Светлана Вильданова бүләкләнде.

Традицион рәвештә үзләренең бию номерлары белән ачылу тантанасын «Юбилейный» спорт мәктәбенең аэробика бүлеге тәрбияләнүчеләре бизәде (тренерлары — Лилия Яруллина, Светлана Шәрипова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев