Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары чит илләр буйлап интеллектуаль сәяхәт ясадылар
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары чит илләр буйлап интеллектуаль сәяхәт ясадылар

Аларга география буенча белемнәрен тикшерергә үзәк китапханә хезмәткәрләре ярдәм итте

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының 2 курс студентлары районның үзәк китапханәсендә узган «Илләр буйлап сәяхәт» интеллектуаль-танып белү уенда катнаштылар. 

— Уенда катнашучылар төрле илләрнең истәлекле урыннары, мәдәниятләрее һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Шулай ук балаларны төрле сынаулар көтте, анда алар үзләренең белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр, — дип хәбәр иттеләр әлеге чараны үткәргән китапханә хезмәткәрләре Римма Әхмәтханова һәм Гөлназ Шакирова.


Нет комментариев