Минзәлә бадминтончылары 3 «бронза» яуладылар
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә бадминтончылары 3 «бронза» яуладылар

Тукай районының Түбән Суык-Су авылында Чулман аръягы зонасында «Татарстан Республикасының Бадминтон өметләре» өченче турының сайлап алу этабы узды.

Ярышларда Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Тукай, Минзәлә, Актаныш бадминтончылары катнашты. Барлыгы — ике яшь төркемендә 78 спортчы.

— 2014 елда туган һәм аннан кечерәк категориядә «бронзаны» Кира Юдина яулады. Демид Харисов 5 нче урынны алды. 2012/2013 елгы категориядә Әмир Ардыханов һәм Әминә Кашбиева бронза медальләр алдылар.  Шулай ук алдагы турга Ярослав Уржумов (7 нче урын) узды. Спортчыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га «Юность» спорт мәктәбенең бадминтон бүлеге тренеры Игорь Ковальчук.


Нет комментариев