Минзәлә бадминтончылары Чулман аръягы сайлап алу этабын уздылар
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә бадминтончылары Чулман аръягы сайлап алу этабын уздылар

Копилкада — бер «бронза»

Алабугада «Татарстан Республикасының Бадминтон өметләре» турнирының сайлап алу этабы (1 тур) узды. Чулман аръягы зонасы уенчылары ярыштылар.

— Илона Букун «бронза» яулады. Ул, шулай ук Әмир Ардыханов, Тимур Сахабутдинов, Ярослав Уржумов, Демид Харисов, Елизавета Исаева сайлап алуны узды һәм турнирның алдагы этапларында катнашачаклар, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ»га «Юность» спорт мәктәбенең бадминтон бүлеге тренеры Игорь Ковальчук.

Фото Минзәлә шәһәре «Юность» спорт мәктәбе бадминтон бүлеге архивыннан


Нет комментариев