Минзәлә футболчылары бөтенроссия турнирында 3 урын яуладылар
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә футболчылары бөтенроссия турнирында 3 урын яуладылар

Уеннар 19-21 гыйнварда узды

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)

«Олимп» спорт мәктәбе командасы (тренеры — Рөстәм Саранов) 2013 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Бөтенроссия турнирында катнашты. Казанда узган ярышлар Виктор Колотов истәлегенә багышланган иде.

Үзара Татарстан, Башкортостан, Санкт-Петербург, Екатеринбургтан килгән командалар көч сынаштылар. 

Уеннар нәтиҗәләре буенча Минзәлә спортчылары призлы өченче урынны яуладылар 

Фото Минзәлә шәһәре «Олимп» спорт мәктәбе архивыннан


Нет комментариев