«Юбилейный» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шәхси һәм команда зачетында уңышлы чыгыш ясадылар
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Узган ялларда Әлмәт шәһәрендә «Татарстан Республикасы Рәисе кубогы» призларына йөзү буенча ярышлар (финал) узды.
Минзәлә районы данын йөзү буенча «Юбилейный» спорт мәктәбендә тренерлар Н.Ф. Каюмов, А.Г. Сафиуллин, Ф.Р. Бәдриев кул астында тәрбияләнүчеләр яклады.
Алар түбәндәге урыннарны алдылар:
Зөләйха Нәбиева (тренеры Сафиуллин А. Г.) 100 м баттерфляй — 1 урын, 200 м комплекслы йөзү — 2 урын;
Кира Вышенская (тренеры Бәдриев Ф. Р.) 100 м брасс — 2 урын;
Софья Каюмова (тренеры Каюмов Н.Ф.) ирекле стильдә 100 м — 3 урын;
Кирилл Первак (тренеры Каюмов Н.Ф.) 100 м аркада — 2 урын;
Әмир Зайкин (тренеры Каюмов Н.Ф.) 100 м баттерфляй — 1 урын;
Илдан Муллагалиев (тренеры Сафиуллин А.Г.) 100 м аркада — 3 нче урын;
Эстафета 4×50 м ирекле стиль: Зөләйха Нәбиева, Софья Каюмова, Әмир Зайкин, Дмитрий Шарапов — 2 урын.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев