Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә йөзүчеләре үзебездә узган республика ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар

Барлыгы 466 спортчы катнашты

2024 елның 14-16 мартында «Юбилейный» спорт мәктәбендә Минзәлә муниципаль районы башлыгы А. Ф.Салахов призына йөзү буенча республика ярышлары узды. Ярышларда 17 команда, 466 спортчы катнашты.

«Юбилейный » спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм түбәндәге урыннарны алдылар:

Нәбиева Зөләйха:

100м ирекле стиль — 1 урын
100 комплекслы йөзү — 1 урын
100 м баттерфляй — 1 урын

Каюмова Софья:

800 м ирекле стиль — 1 урын
100 м брасс — 2 урын
100м ирекле стиль — 3 урын

Вышенская Кира:

100 м аркада — 1 урын
100 комплекслы йөзү — 2 урын
800 м ирекле стиль — 3 урын

Кәримов Самир:

50 м аркада — 1 урын
50 м ирекле стиль — 2 урын

Кудряшова Ангелина:

1500 м ирекле стиль −3 урын

Исаева Елизавета:

50 м брасс — 3 урын

Исаев Егор:

100 м брасс — 3 урын

Шарапов Дмитрий:

100 м аркада — 3 урын

4×50 м катнаш эстафета ирекле стиль.

2011-2012 елларда туганнар: Каюмова Софья, Нәбиева Зөләйха, Первак Кирилл, Ушаков Павел — 2 урын.

2015 елда туган һәм аннан яшьрәкләр: Вышенская София, Кәримов Самир, Нигъмәтянова Ясмина, Хәлиуллин Кәрим — 3 урын.

2013-2014 елларда туган: Вышенская Кира, Исаев Егор, Газизова Азалия, Зиатдинов Эмиль — 3 урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев