Ярышларга Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан барлыгы 200гә якын катнашучы җыелган иде.
«Юбилейный» спорт мәктәбенең көрәш бүлегенең 18 тәрбияләнүчесе (тренер — укытучы Р. Р. Бадриев) 2010-2011, 2012-2013 елларда туган егетләр арасында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре З. Г. Шәйдуллин истәлегенә багышланган көрәш буенча республика турнирында катнаштылар.
Ярышлар Әлмәт районы Кәләй авылында узды.
Турнир призерлары булдылар:
Владислав Усманов — 3 урын;
Рамил Әхмәтов — 3 урын;
Илдан Сафин — 3 урын.
Шулай ук Андрей Соловьев һәм Ростислав Байбулдинга көрәшнең матур техникасы өчен бүләкләр тапшырылды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев