Минзәлә көрәшчеләре Яр Чаллыда узган бәйрәм ярышларында призлы урыннар яуладылар
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә көрәшчеләре Яр Чаллыда узган бәйрәм ярышларында призлы урыннар яуладылар

Яшь көрәшчеләр катнашындагы турнир 30 августта — Татарстан Республикасы Көнендә узды

«Юбилейный» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче көрәшчеләр командасы (тренерлары Рамил Бәдриев) Яр Чаллы шәһәренең ипподром мәйданында узган көрәш буенча муниципальара турнирда катнашты.

Ярышларда Татарстан Республикасының 8 шәһәр һәм районыннан 2006 елда туган, 2007-2008, 2009-2011 елларда туган 80 гә якын егет катнашты. 

Ярыш йомгаклары буенча үз авырлык категорияләрендә Рузил Вәлиев һәм Егор Юнзель — 1 урын, Артем Зайнеев, Илдар Сафин, Никита Фуреев, Камил Сафин 3 урын яуладылар.


Нет комментариев