Минзәлә мәктәп-интернаты үзебездә үткән турнирда триумфаль чыгыш ясады
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә мәктәп-интернаты үзебездә үткән турнирда триумфаль чыгыш ясады

Узып баручы атнада Минзәлә мәктәп-интернатлар арасында республика спартакиадасын кабул итте

Барлыгы 10 команда катнашты. Ярышлар спортның өч төре буенча үткәрелде: мини-футбол, волейбол, спортив бию. Катнашучыларның күплеге һәм ярышларның төрле планлы булуы сәбәпле, чара «Мензеля» футбол манежы, «Юбилейный» спорт мәктәбе, мәктәп-интернатның «Полянка» лагерь-интернаты базасында узды.

Барлык төрләр буенча да Минзәлә мәктәп-интернаты тәрбияләнүчеләре 1 урын яулады. Бүләкләүдә Махсус Олимпиаданың Татарстан бүлеге рәисе Лариса Парфенова катнашты.


Нет комментариев