Минзәлә педагогия көллияте Р.Шәймарданов исемендәге фестивальнең гран-при иясе булды
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә педагогия көллияте Р.Шәймарданов исемендәге фестивальнең гран-при иясе булды

С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм урта махсус уку йортларының театр коллективлары фестивале узды.

Фестивальнең йомгаклау этабында республиканың өч районыннан 6 театраль коллектив катнашты. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Иң яхшы ир-ат роле номинациясендә М.Фәйзинең "Галиябану" музыкаль комедиясендә Хәлил ролен башкарган Самат Сафиуллин (гимназия); 

Иң яхшы хатын-кыз роле номинациясендә Г.Камалның "Беренче театр" комедиясендә Биби ролен башкарган Эльвина Зиннатуллина (медицина училищесы) җиңү яулады. 

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте А. Хөсәенованың "Табигать балалары" әкияте белән фестивальнең гран-при иясе булды.


Нет комментариев