Минзәлә районы Башлыгы призына йөзү буенча республика ярышлары узачак
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә районы Башлыгы призына йөзү буенча республика ярышлары узачак

Анда төрле яшь төркемнәрендә Татарстан спортчылары катнаша ала.


2025 елның 20-22 мартында Минзәлә районы Башлыгы призына йөзү буенча республика ярышлары узачак. 

Ярышлар Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбендә үтәчәк. Старт 20 мартта, 14:00 сәгатьтә биреләчәк.

Катнашуга Татарстанның спорт мәктәпләреннән, клубларыннан һәм физкультура-спорт оешмаларыннан спортчылар рөхсәт ителә.

Ярышлар 9-10, 11-13 һәм 14-15 яшьлек кызлар һәм егетләрнең яшь төркемнәре кысаларында узачак.

Турнир шартлары нигезендә, катнашучылар өчтән дә артык булмаган дистанциядә ярыша ала: 100 м ирекле стиль, 800 м ирекле стиль, 1500 м ирекле стиль, 100 м аркада, 100 м баттерфляй, 100 м брасс һәм 100 м комплекслы йөзү.

1500 м ирекле стиль өчен спорт разряды 2 дән дә түбән булмаска тиеш. 

Катнаш Эстафета — 4×50 м ирекле стильдә һәр яшь төркемендә спорт мәктәпләреннән 2 дә күбрәк булмаган команда катнаша ала.

Һәр команда ярышларда хөкемдарлык итү өчен делегация составында хөкемдарлар булырга мөмкин.


Нет комментариев