10-11 апрель көннәрендә Чистай шәһәрендә яшүсмерләр арасында гер спорты буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышларда республиканың 10 шәһәр һәм районыннан 112 спортчы катнашты.
«2 гер күтәрү» дисциплинасында Дамир Зарипов 68 кг га кадәр, Роман Ситников 95 кг га кадәр һәм Радмир Маснабиев 95 кг нан артыграк 2 урынны алдылар. «Ыргылыш» дисциплинасында Арсений Лесков 78 кг га кадәр һәм Азалия Шагалиева 68 кг га кадәр беренчелекнең өченче призерлары булдылар. 58 кг га кадәр авырлык үлчәмендә Кристина Комиссарова, Эмилия Хәйруллова 4 нче һәм 5 нче урыннарны алдылар.
73 кг авырлыкта Виталий Шалтин 4 нче урынны алды. 85 кг авырлыкта Азат Әлмөхәммәтов бишенче булды. Команда зачетында безнең гер күтәрүчеләр 2 урынны алдылар.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев