Минзәлә районы көрәшчеләре республика турнирында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә районы көрәшчеләре республика турнирында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар

Мамадыш, Минзәлә районнарыннан һәм Алабуга, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 60ка якын көрәшче катнашты.

Алабуга шәһәрендә 2009 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча «Туган батыр» ачык республика турниры узды.

Минзәлә районы данын Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбенең «Минзәлә батыры» көрәш залында тренер — укытучы Рәмзил Бәдриев җитәкчелегендә шөгыльләнүче спортчылар яклады. Алтысы да турнирның җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.

Тимур Гиргирчик 28 кг га кадәр ( 2018 елда туган малайлар арасында) 1 нче урынны алды, Радмир Факаев — 60 кг га кадәр (2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында) 1 нче урынны, Егор Юнзель — 75 кг га кадәр (2009 елгы яшүсмерләр арасында) 1 нче урынны алды.

Ростислав Юнзель 28 кг га кадәр (2018 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында) 2 нче урынны алды. Илья Кузьмин 35 кг га кадәр (2014-2017 елгы малайлар арасында) 3 нче урынны, Виталий Кириллов 45 кг га кадәр (2012-2013 елгы егетләр арасында) 3 нче урынны алды.


Нет комментариев