Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә районын ТР Яшьләр парламентында билгеләп үттеләр

Казанда 2024 елда беренче тапкыр Дәүләт Советы каршындагы консультатив һәм киңәшмә органы утырышы узды

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)

Минзәлә районы вәкиле Светлана Шәрипова ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының XII утырышында катнашты.

— Утырыш вакытында Минзәлә районындагы эшчәнлегебез дә уңай бәягә лаек булды. Безне 2023 елда башкарылган эшләрнең зур күләме өчен, аерым алганда, бөтен республика буенча иң  масштаблы яшьләр дебатларын оештырган өчен билгеләп үттеләр, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Светлана Шәрипова. 

Ул шулай ук Яшьләр парламенты эгидасы астында февральдә Минзәлә районында 7 "парламент дәресе"уздыру планлаштырылуы турында хәбәр итте. 

безнең өстәмә

Республиканың Яшьләр парламенты әгъзаларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Яшьләр парламенты утырышында 2023 елда башкарылган эшкә йомгак ясалды һәм алдагы чорга план расланды. Шулай ук яшь парламентарийлар берничә Федераль законга, шул исәптән яшьләр сәясәтенә кагылганнарына да, үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрне тикшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев