«Юбилейный» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр (тренер-укытучы Каюмов Н.Ф.) бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр
Лениногорск шәһәрендә йөзү буенча «„Юбилейный“ бассейн Кубогы» ярышлары узды. Ярышларда Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Минзәлә, Зәй, Мөслим, Сарман кебек шәһәр һәм районнардан спортчылар катнашты.
Ярышлар йомгаклары буенча Софья Каюмова 200 м (ирекле стиль) дистанциясендә, Денис Кукаркин 200 м (брасс) дистанциясендә 1 урыннар алдылар.
200 м (брасс) дистанциясендә финишка икенче булып Кирилл Первак , 200 м (ирекле стиль) дистанциясендә — Әмир Зайкин килделәр.
200 м (ирекле стиль) дистанциясендә Дмитрий Шарапов, 200 м (брасс) дистанциясендә Ангелина Кудряшова өченче урыннар алдылар.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев