Язның иң мөһим спорт чарасы Казанда 11-12 май көнне узды
Чыгышы белән Минзәлә районы Калморза авылыннан булган, бүгенге көндә Татарстан студент отрядларының путина юнәлеше җитәкчесе Сөмбел Латыйпова юбилей 10 нчы Казан марафонында катнашты.
Ул Россия студент отрядларының Татарстан төбәк бүлекчәсе составында 3 километр араны йөгереп узды.
— Дөресен генә әйткәндә, миңа җиңел булды, авырлыкларсыз йөгердем һәм соңыннан үземне яхшы хис иттем. Йөгергән арада тормыштагы төрле мизгелләр турында уйладым, төрле күңелле вакыйгаларны искә төшердем. Ешрак йөгерергә, әзерләнергә кирәк, киләсе дистанция — 5 км, -дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Сөмбел.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев