Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә спортчылары йөзү буенча ТР Беренчелегендә җиңүчеләр булдылар

Ярышларда 3 спорт разрядыннан түбән булмаган спорт әзерлегенә ия 11-13 яшьлек кызлар һәм малайлар катнаштылар.

Казанда 11-13 яшьлек кызлар һәм егетләр арасында йөзү буенча ТР Беренчелеге узды. Әлеге турнир «Весёлый Дельфин» Бөтенроссия ярышларына сайлап алу булды.
Ярышларда Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә, Баулы, Түбән Кама, Минзәлә, Чистай, Казан, Тәтеш, Зәй, Байлар Сабасы, Кама Аланы, Кукмара, Яшел Үзән һ. б. шәһәрләреннән
спортчылар катнаштылар.

— Ярышларда йөзү буенча тренер-укытучылар Наил Каюмов,  Альфир Сафиуллин, Флүс Бәдриевларның тәрбияләнүчеләре катнаштылар. Кира Вышенская 100 метр дистанциядә (аркада) 1 урынны, ә Зөләйха Нәбиева 200 метр дистанциядә (комплекслы йөзү) 3 урынны алды, — дип хәбәр итте Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Илфар Сафиуллин.

Фотолар Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев