Минзәлә спортчылары Тукай районы беренчелегендә медальләр яуладылар
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә спортчылары Тукай районы беренчелегендә медальләр яуладылар

5 районнан командалар катнашты

Минзәлә шәһәренең «Олимп» спорт мәктәбенең өстәл теннисы бүлегендә тәрбияләнүчеләр Тукай районының өстәл теннисы буенча ачык беренчелегендә катнаштылар.

— 2014 елгы яшь категориясендә Амелия Ситдыйкова — 1, Данил Ситдыйков — 3, Эльдан Фәхретдинов — 2 урыннарны яуладылар. 2010-2013 елгы яшь категориясендә Элина Фәхретдинова — 2 урын һәм Алинә Мерзлякова — 3 урын яуладылар — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га тренер Олег Ситдыйков.


Нет комментариев