Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәлә теннисчылары Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган халыкара турнирда катнаштылар

Ярышлар 7-9 мартта узды

Минзәлә шәһәре «Олимп» спорт мәктәбенең яшь теннисчылары Байлар Сабасында Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча халыкара турнирда катнаштылар.

Турнирны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты.

Ярышларда Россия, Белоруссия, Казахстан һәм Кытайдан 300дән артык спортчы катнашты. 

— Безнең команданы Н. Калашников, Т. Манаев, А. Ситдикова, Э. Фәхретдинова тәкъдим иттеләр. Ярышларга баруны оештыруда «Пирамида» бильярд клубы ярдәм итте, — дип хәбәр итте өстәл теннисы бүлеге тренеры Олег Ситдыйков.

Фотолар Минзәлә шәһәре «Олимп» спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев