5 команда катнашты
Минзәлә шәһәре 1 нче урта мәктәп спорт залында баскетбол буенча ярыш узды.
«3×3» форматында узган Яңа ел турнирында 2010 елгы һәм аннан зуррак мәктәп укучылары, студентлар катнашты.
Ярышны үткәрүдә ветеран спортчы Альберт Губайдуллин ярдәм күрсәтте. И. Ковальчук һәм А. Нигматьянов ярыш хөкемдарлары булдылар.
Нәтиҗәдә 1 урында — KSUAE, 2 — 52, 3 — GOAT, 4 — «Бабуины» , 5 — «STARS» командалары.
— Быел бу форматтагы ярышлар беренче тапкыр үткәрелсә дә, алга таба алар традиционга әйләнәчегенә ышанып калабыз, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев