Минзәләдә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган волейбол турниры узды
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләдә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган волейбол турниры узды

Барлык катнашучылар дипломнар, грамоталар һәм медальләр белән билгеләп үтелделәр.

«Юбилейный» спорт мәктәбенең спорт залында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган волейбол буенча Беренчелек узды. Анда шәһәр урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта уку йортларының җыелма командалары катнашты.

Ярышларда 4 команда катнашты: М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, «Юбилейный» спорт мәктәбе. 

Урыннар түбәндәгечә бүленгән:
1 урынны МПК командасы алды;
2 урын — 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
3 урын — «Юбилейный» спорт мәктәбе.


Нет комментариев