Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләдә Кичке эстафетада җиңүчеләргә 30 мең сум акча бирәчәкләр

1 мартта Минзәләдә чаңгы ярышлары буенча «Кичке эстафета 2024» районара катнаш эстафета узачак. Үткәрү урыны — Ленин исемендәге парк, ярышлар сәгать 17.00 дә башланачак.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Фаяз Хизбуллин, Минзәлә район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе:

— Әлеге ярышлар кысаларында республикабызның төрле шәһәр һәм район командалары арасында катнаш эстафета үткәреләчәк. Әлегә 10 команда катнашыр, дип планлаштырыла. 6×1600 мдистанциясендә 2006-2007, 2008-2009, 2010-2011 елгы егетләр һәм кызлар арасындагы эстафетада җиңүчеләрне саллы бүләкләр көтә. 1 урын яулаган командага 30 мең сум, 2 урын — 20 мең сум, 3 урынга — 10 мең сум тапшырылачак, — дип хәбәр итте.

Шулай ук чаңгы спортын яратучы райондашлар үз көчләрен 700 метр дистанциядә сынап карый алачаклар. Әлеге араны узучыларга татлы бүләкләр тапшырылачак.

Спорт бәйрәменә килүчеләр кайнар чәй, ботка белән дә сыйлана алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев