Минзәләдә лагерьда ял итүче балалар ГТО нормативларын үтәделәр
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләдә лагерьда ял итүче балалар ГТО нормативларын үтәделәр

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексын үтәү лагерьның көндәлек тормышына төрлелек кертә.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

«Олимпиец» лагеренда ял итүчеләр ВФСК ГТО нормативларын үтәделәр. 

— Лагерьда булу вакыты — хәрәкәт дефицитын тулыландыру һәм сәламәтлеккә файда китерү, балага энергия заряды бирү, аны физик яктан актив ял итүгә җәлеп итү өчен бер дигән мөмкинлек, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Минзәлә районында ГТО белгече Дарья Липина.

Исегезгә төшерәбез, «Минзәлә-информ» «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы журналистлары делегациясе бүген «Олимпиец» һәм «Растим патриотов» лагерьларында булды.


Нет комментариев