Минзәләдә Леонид Николаев истәлегенә волейбол буенча турнир узды
100 гә якын спортчы катнашты
«Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте» ДАҺБУ спорт залында физкультура укытучысы, тренер Николаев Леонид Алексеевич истәлегенә багышланган волейбол турниры узды.
Минзәлә шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар арасындагы турнирда 5 ир-ат, 4 хатын-кыз командасы, барлыгы 100гә якын спортчы катнашты.
Кызлар арасында 1 нче урынны Минзәлә педагогика көллияте командасы алды, 2 нче урынны 2 нче урта мәктәп алды, 3 урында — 1 нче урта мәктәп.
Егетләр арасында 1 нче урында — «Юбилейный 1» командасы, 2 нче урында — Минзәлә педагогика көллияте, 3 нче урында — 2 нче урта мәктәп.
Бүләкләү тантанасында физик культура бүлеге кызлары чыгыш ясады. Леонид Николаевның хатыны Валентина Ивановна Һәм оныклары Матвей һәм Екатерина катнашучыларны сувенир кубоклар белән бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев