Кызлар ике яшь категориясендә ярыштылар
«Юбилейный» спорт мәктәбендә Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбенең, Түбән Каманың «Батыр» спорт мәктәбенең кызлар командалары һәм Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе командалары арасында волейбол буенча иптәшләрчә очрашу узды.
2014 елда туган кызлар арасында 1 нче урынны 2 нче урта мәктәп командасы (тренерлары И.Р. Муллин), 2 нче урынны Түбән Кама шәһәренең спорт мәктәбе командасы, 3 нче урынны «Юбилейный» спорт мәктәбенең кызлар командасы (тренерлары В. А. Ларин, В. Ф. Беспалов) алды.
2012-2013 елгы кызлар арасында 1 урын Түбән Кама спорт мәктәбе командасында, 2 урын «Юбилейный» спорт мәктәбендә.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев