Ул лидерлар бишлегенә керде
Триатлон буенча Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча стандарт дистанциядә Юлия Калинина 5 нче урынны яулады. Шулай ук ул триатлон буенча Кубокта 8 урынга лаек булды.
— Юлия — безнең якташыбыз, Минзәләдә Алфир Сафиуллин, аннары Наил Каюмов кул астында шөгыльләнде. Бүген ул Мәскәүдә яши һәм шулай ук спорт белән актив шөгыльләнүен дәвам итә. Әлеге ярышларда ул Татарстаннан бердәнбер катнашучы иде. Аның уңышлары белән горурланабыз, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Минзәлә районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин.
Фоторәсемнәр белән Татарстан Республикасы Минзәлә районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге уртаклашты.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев