Минзәләнең «Олимп-1» командасы финалга үтте
Яшьләр сәхифәсе

Минзәләнең «Олимп-1» командасы финалга үтте

Ә бер яшькә түбән команда республика ярышында тәҗрибә туплады

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Әгерҗедә 2012-2013 елда туучылар арасында мини-футбол буенча Татарстан Беренчелеге үтте. Минзәләдән «Олимп-1» (2012 ел), «Олимп-2» (2013 ел) командалары катнашты. Минзәлә җыелмасыуенчысының әтисе Рөстәм Әхмәтшин җибәргән фотода «Олимп-1» командасы уенчылары ак, ә «Олимп-2» уенчылары каралы-кызыллы формадан.

Минзәләдән кала, әлеге турнирда Әгерҗе, Мамадыш, Алабуга командалары катнашты. «Олимп-1» һәр уенда җиңү яулап, финалга чыкты. Финал уеннары декабрь башында Бөгелмәдә узачак.

— «Олимп-2» финалга үтәлмәсә дә, мин моны уңышсызлык дип санамыйм.Кечкенә генә спортчыларыбыз республика ярышларында катнашып, бер дигән тәҗрибә тупладылар, — диде «Минзәлә-информ» га ике команданың да тренеры Рөстәм Саранов.


Нет комментариев